Балкытып күңел нурын...
Шәһәребез китапханәләре киштәләре әле яңарак кына дөнья күргән «Балкысын күңелем нуры» дип исемләнгән яңа китап белән тулыландырыла. Аның авторы – Татарстан журналистлары берлеге һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы Нурулла Гаптуллин.
Нурулла абый укучыларга үзенең «Канатлы юлчы», «Күңел дәфтәремне ачам да...», «Өчтуган хикәяләре» исемле китаплары, «Туган як» газетасында чыгып барган шигырьләре белән таныш. Күптән түгел «Мәйдан» журналы авторның «Яшел тышлы көндәлек» повестын бастырды. Нурулла Гаптуллин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер сагында» исемле шәһәребез язучыларының әсәрләре кертелгән җыентыкны нәшер итүдә зур өлеш керткән язучы да әле ул.
Авторның бу китабында исә төрле жанрдагы әсәрләр – шигырьләр, поэма, бәян, хикәяләр, пьеса тупланган. Китап туган тел, аны саклау, үстерүгә багышланган, аның киләчәге хакында уйланып язган шигырьләр белән башланып китә. Нурулла Гаптуллин татар телен белү белән генә чикләнмичә, күп телләрне өйрәнү мәслихәт икәнлеген дә ассызыклый. Сугыш чоры баласы буларак, ул темага кагылышлы шигырьләре дә шактый. Ул шәһәребезгә, аның табигатенә, урамнарына, бакчаларына дан җырлый. Төбәгебезнең урманнары турында аеруча яратып яза Нурулла абый. Җыентыкта хәтта төрле агачларга атап язылган шигырьләре бар. Ә кендек каны тамган Теләче районы Шәтке авылына багышланган «Көмеш сулар чаты» исемле шигыренә көй язылып, бүгенге көндә матур җыр булып яңгырый. Китапта укучы мәхәббәт темасына язылган шигырьләрне дә табачак. «Елмаеп-көлеп кенә» рубрикасы астында чыккан шаян шигырьләр авторның тормышка фәлсәфи карашын, акыл белән эш итүне өстен күрүен чагылдыра. Араларында шулай ук дусларча шаржлар да күренә.
Чәчмә әсәрләргә килгәндә, алар шулай ук тормышта очрый торган кызыклы хәлләрне мавыктыргыч итеп язган зур булмаган хикәяләрдән тора. Үзен тәрҗемәче, драматург буларак та таныта Нурулла абый – ул кырымтатар драматургы Хөсәен Болатуковның «Әйшә ханым» пьесасын татар теленә тәрҗемә итеп, шушы китапка урнаштырган.
«Чорлар чатында» дип аталган бүлектә авторның тормыш юлы тасвирланган. Әтисе сугышка киткәч дөньяга килгән Нурулланың күңелендә авыр сугыш еллары тирән эз калдырган. Китапта әтисенең сугыш вакытында җибәргән, ядкяр итеп сакланган хатлары да урын алган. Авторның Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивы мәгълүматларын өйрәнеп, хәбәрсез югалган әтисенең соңгы сулышын алган җирен, каберен эзләп табуын тасвирлавы да укучыны битараф калдыра алмый, дулкынландыра.
Автор укучыны үзенең фотофабрика директоры, укытучы, журналист булып эшләгән елларын, гаилә тормышын чагылдырган кызыклы хикәяләр белән таныштыра. Китап төсле фотолар, тышлыгы Түбән Кама күренешләре белән бизәлгән.
"Тагын яздым,
Язам,
Язачакмын.
Үземә һәм сезгә, дусларым..", –
дип яза бер шигырендә автор.
Языгыз, Нурулла абый! Каләмегезне нурга манчып язган әсәрләрегез күңелләрне нурландырсын.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев