Авылдаш
ЮМОРЕСКА
Әлү, начар ишетелә, кем буласың? Менә хәзер аңлый башладым шикелле, тавышыңнан таныдым. Дәүлихан, син бит бу? Сине кайдадыр прокурор булып утыра дип ишеткәч, усалдыр бу дип шалтыратырга да курыктым. Әй, юк, тавышың алай куркыныч түгел, рәхәтләнеп сөйләшербез болай булгач. Аңладым, сузмыйм, сүземне кыска тотармын. Үзең кем буласың дип сорыйсыңмы? Кем дип әйтим соң? Авылдашлар без, Дәүлихан. Бәләкәй чакны бер урамда уйнап үстек. Фирди мин, Фирди, исеңә төштеме, Фердинанд булам. Хәтерлисеңме, авылда берәүнең бакчасына алма урларга кергәч, яңагымны сынган ботак белән канаттың, и, акты кан, акты кан. Шулчакны атаң кешенекенә кагылма дип, сине туйганчы ярган диделәр. Йә, ничек, истә түгел дисеңме? Бервакыт таудан чанада шуганда егылып, сул кулымны сындырдым, сызлауга чыдый алмагач районда гипс салып кайтардылар. Анысы исеңдәме? Менә, менә хәзер, башың бераз эшли башлады кебек. Малай чакта күргәннәрне онытырга ярамый. Велосипедың булмады, минем арттан урам буйлап елап йөрдең. Кызык, Дәүлихан, монысын да хәтерләмисеңме?
Син безнең кебек үгез көтүе көтмәдең. Мәктәпне тәмамлауга шәһәргә китеп югалдың. Әллә ни башлы булмадың, безнең белән бер чамада идең, белмим прокурорлыкка ничек укып чыккансыңдыр!? Аттестатны карап чыккач, сиңа энем бер генә юл дип, трактористка укырга районга чыгарып җибәрделәр. Анда йөргәндә колхоз таралырга да өлгерде. Элекке техника белән эшләве бик җиңел булды. Лом белән каерып күнитек белән кайсыдыр педальгә баскач, трактор«гөрст» итеп кузгалып китә иде. Хәзер чит илдән кайтканнарына якын килергә дә куркыныч. Ничек кузгатырга да белмәссең, кабинасында лампочкалар белән кнопкадан башка берни дә юк. Шулай эшсез калгач, әле ярый клубка кәчәгәр итеп алдылар. Клуб белән бергә рәттән торган авыл советы бинасын да җылыттым. Авылда туганнарның күп булуын шулвакытта гына белдем.Кайсы справка сорап килә, кайберсе берәр документ алып бир дип башны катыра. Ишетәсеңме, Дәүлихан, авылда хәзер иң кирәкле кешегә әйләндем. Аңлыйм, синең монда егерме елдан артык күренгәнең юк. Шулай да сезнең нәселдән сиңа туган тиешле берәү бар әле, телефоныңны шул бирде. Юк, юк, Дәүлихан, трубкаңны куя күрмә, сүземне хәзер төгәллим, бездә хәзер халык фермер булып, тиз генә баеп калу теләге белән янып йөри. Минем дә кешедән калышасы килмәде, бозау үстерергә банктан кредит алдым. Кулга акча кергәч, мал үстерү турында уйлыйсы килми бит ул. Тиз арада бик шәп иномарка алып җибәрдем. Хәләл җефетем:«Безгә мондый акча кайчан керә әле, әйдә, чит илдә ял итеп кайтыйк», – дигәч, каршы тора алмадым. Андый чакта хатын-кызга кем каршы тора алсын ди. Озак та үтмәде:«Алган кредитыңны ник түләмисең?» – дип, приставлар килеп җитте. Йә, Дәүлихан, әйт әле, син закон саклаучы кеше, приставлар йорт ишегенә кәгазь ябыштырып, пичәт сугып, әле гүпчим йөрмәгән машинамны алып киткәч, дөрес эшләделәрме? Минемчә, юктыр дип уйлыйм. Алай бугазыма басмасалар да, биш-алты елдан ул кредитны үз җаема түләп бетергән булыр идем әле. Син һаман, белмим шул, авылга күптән кайтканым юк дисең. Алай мәшәкатьләнеп кайтуың кирәк тә түгел. Телефоннан мондагы прокурорга тәртип урнаштыр дип, бер чылтыратуың җитә. Шулай итсәң, йортымны да, машинамны да бәлкем кире кайтарырлар иде дим. Дәүлихан, йомышыма колак саласыңмы, юкмы, анысы синең эш. Тик шуны онытма, минем малай тиздән мәктәп бетерәчәк, әлегә кем буласын аермачык әйтмәде. Йә теш врачы, йә прокурор булырмын ахры дигән була. Дәүлихан, сиңа пенсиягә чыгарга күп калмады бугай, шул арада минем улым институт тәмамлап, үзе дә прокурор була алыр дип уйлыйм. Эшеңнән киткәч син беркем дә түгел. Йомышың төшеп, малайга хәбәр салсаң, ай-һай тыңлармы икән!? Бүген син ярдәм итсәң, иртәгә без булышырбыз, нишлисең, дөнья шулай корылган инде ул. Ныклап уйла, ни әйтсәң дә, малай чакта таудан бергә чаңгы шуып үстек бит! Мин ул вакытларны һич оныта алмыйм, Мәүлихан, үзең дә шулайдыр дип уйлыйм. Хәзер ярдәм итсәң, киләчәктә синең үтенечеңне дә кире какмаска тырышырбыз.
Ярар, әлегә хуш! Яшьлек дустың, авылдашың Фердинантны исеңнән чыгарма...
Фото: https://pixabay.com/ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев