Ак карда – кара елан
Мартның да яртысы җитте, ә кыш һаман тартыша, китәргә теләми. Чаңгы спортын яратучылар моңа шаттыр, әлбәттә. Шулар арасында мин дә бар.
Гадәттәгечә, сәгать унберләр тирәсендә, чаңгыларымны күтәреп, «Батыр» комплексына таба юл тоттым. Рәхәт тә соң урманда! Җил агач ботакларын сындырып, чаңгы юлына җәеп куйган. Бу бераз комачаулый, әлбәттә. Көннәр салкын торуга да карамастан, кошлар тавышы да ишетелгәли.
Шулар турында уйлап, әкрен генә вак агач ботаклары чуарлаган чаңгы юлыннан алга барам. Шул чак бер ботак селкенгән кебек тоелды. Туктадым. Аннары тагын берсе «җанланды». Алга шуышалар. Күзләремне уып, тагын шунда карыйм: билләһи, хәрәкәтләнәләр бит! Якынрак килсәм, кара еланнар икән. Тузбаш түгел, аларны таныйм. Ә бит мин урман эченә нибары 400-500 метр тирәсе генә кердем. Гәүдә буенча җиңелчә салкынлык йөгереп узды.
Еланнарга игътибар итмәскә тырышып, яннарыннан әкрен генә узып киттем. Бераздан башка бер уй килеп төште: телефон бит үзем белән, фотога төшереп алырга кирәк. Сөйләсәм, ышанмаслар. Кире борылдым. Еланнар беркая да китмәгән, үз юлларын дәвам итә иде. Фотога төшердем, тик ул бик сыйфатлы килеп чыкмады. Шуңа да газета укучылары хөкеменә тәкъдим итә алмамдыр.
«Алмаш» базасына таба юнәләм. Инде юлда яткан һәр нәрсәгә игътибар белән карыйм – елан булмасын, янәсе.
Урман юлы буш тормый. Әнә бер яшь хатын коляска этеп бара. Каршыга ике кеше килгәне күренә. Тизлекне киметәм, берничә тапкыр артка борылып карыйм. Еланнарны алар да күрерләрме икән, дип уйлыйм.
Менә шундый инде ул безнең урман: гүзәл дә, серле-шомлы да.
Васил КАМАЛОВ.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев