Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмыйк

2017 елның 10 аенда шәһәр һәм район юлларында 10 кеше һәлак булган, 268е җәрәхәтләнгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, 2020 елга юл һәлакәтләрендә җәрәхәтләнеп үлүчеләр саны йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан үлүчеләр күрсәткечләренә якынлашырга мөмкин. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан, Түбән Камада төрле чаралар узачак. 17...

2017 елның 10 аенда шәһәр һәм район юлларында 10 кеше һәлак булган, 268е җәрәхәтләнгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлавынча, 2020 елга юл һәлакәтләрендә җәрәхәтләнеп үлүчеләр саны йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан үлүчеләр күрсәткечләренә якынлашырга мөмкин. Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан, Түбән Камада төрле чаралар узачак.
17 ноябрьдә ЮХИДИ хезмәткәрләре кан бирү акциясенә кушылачак. Шул ук көнне һөнәри һәм югары белем бирү йортларының 400 студенты һәм автомәктәпләрнең 100 курсанты өчен И.Х.Са-дыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда тормыш иминлегенә багышланган махсус курслар уза. 15.30 сәгатьтә исә «Гаилә» паркында юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызыла. Мәктәп укучыларына яктылык кайтаргыч элементлар таратыла. Бу көнне барлык мәктәпләрдә тематик чаралар узар дип көтелә.
20 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә ЮХИДИ хезмәткәрләре 33нче балалар бакчасы сабыйлары һәм 14нче лицей укучылары белән «Сити Молл» сәүдә үзәге каршында профилактик акция үткәрә. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә балалар үз куллары белән ясаган рәсемнәр, шулай ук белешмәлекләр һәм шарлар таратачак.
Түбән Кама ЮХИДИ идарәсе
пропаганда бүлеге.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев