Яңалыклар
Ничек ял итәбез?
Май аенда барлыгы 13 көн ял итәчәкбез.
1, 2, 3, 4, 5 майда ял көннәре Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бәйле, ә 9, 10, 11, 12 майдагысы – Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан. Моннан кала, 30 апрельдә һәм 8 майда эш көннәре кыскартыла.
Кайнар су булмый
Түбән Камада магистраль су үткәргечләрдә төзекләндерү эше башлана.
Шул сәбәпле, 11-22 майда Вокзал, Корабельная, Яшьлек, Тукай, Менделеев, Гагарин, Спорт, Кайманов, Бызов, Төзүчеләр, Вахитов, Химиклар, Шинчылар урамнарында, 35 нче һәм 35а микрорайон йортларында кайнар су бирү туктатыла.
Ярдәм күрсәтеләчәк
«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе изопренмономер заводындагы янгыннан зыян күрүчеләргә өстәмә матди ярдәм күрсәтәчәк.
Һәлак булган 55 яшьлек эшче гаиләсенә 1 миллион сум акча түләнәчәк. Авыр хәлдә булган башка зыян күрүчеләр дә шул күләмдәге акчаны алачак. Уртача дәрәҗә зыян күрүчеләргә – 500 мең сум, калганнарга 250 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук зыян күрүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту, тернәкләндерү, шифаханәдә дәвалану, туганнары зыян күргән гаиләләрнең транспорт чыгымнарын компенсацияләү өчен дә компания өстәмә акча бүлеп бирәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев