ЯҢАЛЫКЛАР
Кабул итү
18 апрельдә 15.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына шәһәр буенча тикшерү комитеты вәкилләре җавап бирәчәк.
Адрес: Актүбә ур., 6нчы йорт, 111 нче бүлмә. Язылу өчен 36-05-62 номеры белән телефоннан шалтыратырга кирәк.
Котлыйбыз!
РТ Дәүләт Советының кече залында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «ТР мәгълүмат чараларында җирле үзидарә эшен яктырту» конкурсларында җиңүчеләрне котлаганнар.
Беренче конкурста Афанас авылы җирлеге башлыгы Николай Бурмистров җиңгән, Түбән Каманың официаль сайты исә республиканың башка сайтлар арасында иң яхшысы дип табылган.
Бакчачылар өчен
Түбән Кама бакчаларына автобуслар 27 апрельдән йөри башлаячак.
Бу хакта Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә хәбәр иткән. Узган елның барлык 15 маршруты быел да сакланачак. Пенсионерлар һәм ташламаларга ия гражданнар бердәм электрон социаль билет буенча бушлай йөриячәкләр.
Тешли башлаганнар
Түбән Камада урман бете тешләүнең беренче очрагы теркәлгән.
Зыян күрүче травматология пунктына мөрәҗәгать иткәч, ярасын эшкәрткәннәр һәм иммуноглобулин уколын кадаганнар. Табиблар урман бетенең активлашу вакыты башлануы турында хәбәр итәләр һәм урманда, паркларда йөргәндә, бакчаларда эшләгәндә игътибарлы булырга киңәш итәләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев