Кичә, бүген, иртәгә
Яңалыклар
Пенсия артты
1 апрельдән социаль пенсия - 10,3, ә Федераль ташламага ия булганнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) 5,5 процентка артты.
Шулай итеп, шәһәр һәм районыбыздагы социаль пенсия алучы 5 меңләп кешенең акчасы арткан. Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы быел - 6310 сум, әгәр эшләмәүче пенсионерның акчасы шул суммадан кимрәк булса,...
Пенсия артты
1 апрельдән социаль пенсия - 10,3, ә Федераль ташламага ия булганнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) 5,5 процентка артты.
Шулай итеп, шәһәр һәм районыбыздагы социаль пенсия алучы 5 меңләп кешенең акчасы арткан. Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы быел - 6310 сум, әгәр эшләмәүче пенсионерның акчасы шул суммадан кимрәк булса, аның пенсиясенә социаль өстәмә кушылачак. Бездәге пенсионерларның 70 меңе өчен, 1 февральдән страховой пенсия акчасы 11,4 процентка арткан иде.
Армиягә китәләр
Бу язда армия хезмәтенә алу башланды, быел хәрби хезмәткә 300ләп түбәнкамалы китәчәк. Егетләрнең 80гә якыны - Саратов өлкәсендәге ракета гаскәренә, 10лабы Мәскәүдәге Преображенский полкына җибәреләчәк.
Депутат кабул итә
Бүген кичке сәгать 5тә Татарстан дәүләт советы депутаты Азат Бикмурзин халыкны кабул итә. Шул күрсәтелгән вакытка Менделеев урамының 32нче йортындагы 361нче офиска бара аласыз. Тел.: 37-73-62.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев