Яңа китапны тәкъдим итәбез
23 ноябрьдә Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар урамы, 74б) «Мәңге җәшә, Келәтле!» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була.
«Медтехника» берләшмәсенең генераль директоры Геннадий Муллин тәкъдиме белән язылган бу китап әле күптән түгел генә Казанның «Идел-Пресс» нәшриятында басылып чыкты, аның авторы – журналист Фирая Моратова. Китапны тәкъдим итү кичәсе сәгать биштә башлана, анда артистлар да катнашачак. Очрашуга Келәтле авылы һәм Ключ Труда поселогы кешеләрен, шулай ук, барлык кызыксынучыларны чакырабыз.
Айдар ХӘМЗИН, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җирле оешмасы җитәкчесе.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев