Вакыты чикләнгән
2020 елның икенче ярты еллыгына газетабызга язылучылар арасында «Туган як»тан бүләк» конкурсында отучылар бүләкләрен килеп ала башлады.
Әдһәм Рәкыйповка «Sinbo» термопоты чыккан. Әдһәм абый шушы көннәрдә килеп, бүләген алып та китте. Үзе әйтүенчә, «Туган як» газетасын күптәннән һәм яратып укый. Аны бигрәк тә шәһәр һәм район яңалыклары кызыксындыра икән. Кайбер бүләкләрнең файдалану вакыты чикләнгән. Шуңа күрә аларны ике атна эчендә килеп алуыгызны сорыйбыз. Отучылар исемлеге газетабызның узган санында чыккан иде.
Лилия Заһретдинова фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев