Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камадан хәрби хезмәткә тагын алты кеше китте

Алар Үзәк хәрби округ бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, шул исәптән махсус операциядә катнашачак.

Бишенче августта Түбән Камадан контракт буенча алты кеше хәрби хезмәткә китте.

Ир-атлар Үзәк хәрби округ бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, шул исәптән махсус операциядә катнашачак.

Түбән Кама шәһәренең хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннарының «Боевое братство» бүлекчәсе вәкилләре, шулай ук туганнары булачак солдатларга уңышлар теләде.

Моннан алда хәрбиләрне 29 июльдә озатканнар иде. Ул вакытта РФ Кораллы Көчләрендә контракт нигезендә биш түбәнкамалы хезмәт итәргә китте.

Элегрәк Түбән Камада контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча яңа пункт ачылды дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев