Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада табиблар батарейка һәм тимер акча йоткан ике кечкенә баланы коткарган

Ел башыннан балалар хастаханәсендә барлыгы 20 шундый очрак булган.

Түбән Камада хирурглар бер тәүлек эчендә каты предметлар йоткан ике кечкенә балага операция ясаганнар. Бу хакта шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике яшьлек кыз яссы түгәрәк батарейка йоткан. Аның күкрәге авырта башлый, күңеле болгана, коса, аппетиты югала. Кызчыкның әнисе ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар рентген ярдәмендә чит предметны табалар һәм аны эндоскопик ысул белән чыгаралар. Әмма батарейка сәламәтлеккә зыян китерергә өлгергән: батарейка аркасында ашказаны юлының өченче дәрәҗәдәге электрохимик пешүе барлыкка килә.

Балага озак дәваланырга туры киләчәк, башта стационарда, аннары амбулатор рәвештә, чөнки киләчәктә ашказаны юлы стенозы дип аталган авыру барлыкка килү куркынычы бар. Хәзер кыз анестезиология һәм реанимация бүлегендә дәвалана. Аның хәле тотрыклы дип бәяләнә, ул үзен яхшы хис итә.

Бер яшьлек малай бер сумлык тимер акча йота. Тимер предмет аның үңәчендә бер тәүлектән артык ята. Бала йөткерә башлый, коса, ашаудан баш тарта башлый, әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырта. Бер сәгатьлек операция вакытында хирурглар тимер акчаны алалар. Тәңкә йоткылык юлында озак вакыт ятканлыктан, аңарда кайбер кимчелекләр калган.

Бала әле хирургия бүлегендә дәвалана. Хәзер ул су эчә, ашый ала. Батарейка кебек үк, тимер тәңкәнең үңәчтә ятуыннан организмга зур зыян килүе бар, ләкин табиблар сабыйның тулысынча дәвалануына уңай фаразлар бирә. 

Ел башыннан балалар хастаханәсендә барлыгы 20 шундый очрак булган, узган елда — 38.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев