Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә юл һәлакәтләрендә 10 кеше зыян күргән

Ә менә ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрне коткарырга 1093 тапкыр чыккан.

Түбән Камада узган атнада юл-транспорт һәлакәтендә ун кеше зыян күргән. 

Шул ук вакыт эчендә пешүдән зыян күргән бер түбәнкамалы табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ә 99 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Ә менә ашыгыч ярдәм бригадалары кешеләрне коткарырга 1093 тапкыр чыккан, хастаханәгә 403 пациент китерелгән, шуларның 193е хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән.

Моннан тыш, ОРВИ билгеләре белән 70 кеше кабул итүгә килгән, инфаркт белән 15 пациент китерелгән, ә 18 кеше инсульт белән хастаханәгә озатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев