Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән

Ашыгыч ярдәм бригадалары узган атнада меңнән артык чакыруны кабул иткән.

Узган атнада Түбән Кама муниципаль район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кешеләрне коткарырга меңнән артык тапкыр чыккан.

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хастаханәгә 420 пациент китергән, шуларның 173е госпитализацияләнгән. Калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм күрсәтелгән, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, 31 июльдән 6 августка кадәр юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән. Дүрт кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ә 101 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

Шулай ук респиратор авыру билгеләренә 89 кеше зарланган. Инфаркт белән кабул итү бүлмәсенә җиде пациент китерелгән, инсульт белән ун кеше хастаханәгә эләккән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев