Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә балалар травматология пунктына 435 пациент мөрәҗәгать иткән

Стационарда 223 пациент дәвалана.

Түбән Камада 12-18 июньдә 435 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Моннан тыш, хастаханәнең кабул итү бүлмәсендә 344 мөрәҗәгать теркәлгән, дип хәбәр итә перинаталь үзәге булган шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, шул ук чорда 362 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. Стационарда 223 пациент дәвалана.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 43 бала туган, шуларның унысы — башка шәһәрнекеләр. Шулай ук перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 73 мөрәҗәгать килгән.

Бүгенге көндә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 23 сабый һәм 13 әни бар. Ә хатын-кызлар консультациясендә 1247 йөкле хатын-кыз исәптә тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев