Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 55 бала дөньяга килгән

Шуларның 13е башка шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә бер атна эчендә 55 бала туган. Район балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның 13е башка шәһәрнекеләр.

Моннан тыш, яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 21 сабый һәм 14 әни бар. Ә хатын-кызлар консультациясендә 1,1 меңнән артык йөкле хатын-кыз исәптә тора.

Шулай ук узган атнада хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә 268 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, тагын 63 мөрәҗәгать перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә кабул ителгән.

Тагын 253 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән, 348 пациент ярдәм сорап травмпункт табибларына мөрәҗәгать иткән. Ә стационар дәвалануда 282 пациент бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев