Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада бер атна эчендә 53 бала туган

Шуларның 15е — башка шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 53 бала туган. Шуларның 15е — башка шәһәрнекеләр, дип хәбәр итә шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

31 июльдән алтынчы августка кадәр перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә барлыгы 87 мөрәҗәгать килгән. Моннан тыш, яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 22 бала һәм унөч әни бар. Ә хатын-кызлар консультациясендә 1 232 йөкле хатын-кыз исәптә тора.

Өстәвенә, бер атна эчендә шәһәр балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә 378 мөрәҗәгать кабул ителгән, 510 бала ОРВИ диагнозы белән поликлиникага килгән, 263 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, ә стационар дәвалануда 268 пациент бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев