Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада 8 кеше юл һәлакәтенә эләккән, тагын икесе пешкән

Бер атна эчендә хастаханәгә 442 пациент китерелгән.

Узган атнада Түбән Кама үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадалары авырулар янына 1 089 тапкыр чыккан.

7 — 13 августка кадәр юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше зыян күргән, тагын икесе пешкән, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Инфаркт белән — 16, ә инсульт белән сигез пациент хастаханәгә озатылган. Шулай ук 113 кеше көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган. Респиратор авыру билгеләренә зарланып 76 кеше мөрәҗәгать иткән.

Бер атна эчендә хастаханәгә 442 пациент китерелгән, шуларның 198е госпитализацияләнгән. Калганнарга медицина ярдәме кабул итү бүлмәсендә күрсәтелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев