Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Камада 24 апрельдән җылыту сезоны тәмамлана

Процесс күп фатирлы йортлардан башланачак.

24 апрельдән Түбән Камада җылыту сезоны тәмамлана. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы Рамил Муллин, процесс күп фатирлы йортлардан башланачак, ә социаль учреждениеләрдә җылытуны әлегә сүндермәячәкләр, чөнки әле һава торышы салкынаеп китәргә мөмкин, дип белдерде.

«Бүгеннән йортларга җылы бирүне төгәллибез, әмма социаль учреждениеләрдә әлегә калдырабыз. Аеруча дәвалау учреждениеләрендә, социаль приютларда һәм тәүлек әйләнәсендә кешеләр булган башка учреждениеләрдә җылылыкны контрольдә тотуны сорыйм, һәм кирәк булганда, барысын да этаплап сүндерәчәкбез. Кайвакыт майның беренче декадасында салкын була, мисалга, узган ел шулай булды. Беркем дә туңмасын. 2-3 көнгә артык түләгәннән әллә ни куркыныч юк. Иң мөһиме — балалар, авырулар туңмасын, шуңа күрә мин баш табиблардан, балалар бакчаларыннан бу мәсьәләне махсус контрольдә тотуларын сорыйм», — дип йөкләде шәһәр башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев