Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама районында Татарстанның иң борынгы китапханәләренең берсен яңарттылар

Ширәмәт авылы китапханәсе-9 нчы номерлы филиал модель китапханәләр төзү буенча федераль конкурста җиңү яулаган иде.

Татарстанның Түбән Кама районы Ширәмәт авылы китапханәсендә ремонт эшләре тәмамланды.

Фотолар белән Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханә системасы белгечләре уртаклашты.

Ширәмәт авылы китапханәсе республикада иң борынгыларның берсе. Ремонттан соң ул яңа буын китапханәсенә әвереләчәк һәм җирле халык өчен генә түгел, авыл кунаклары арасында да иң яраткан һәм кирәкле урыннарның берсе булачак, ди белгечләр. Тиздән барлык биналар җиһазлар һәм техника белән җиһазландырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Ширәмәт авылы китапханәсе-9 нчы номерлы филиал модель китапханәләр төзү буенча федераль конкурста җиңде. Грант ярдәмендә китапханә бинасын модернизациялиләр, аның китап фонды арттырылачак, һәм анда балалар зонасы барлыкка киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев