Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түбән Кама байкерлары контракт буенча хезмәткә китүчеләрне озатты

Бу — август аенда контракт буенча китүчеләрнең икенче төркеме.

Дүшәмбе, 14 августта, Түбән Камада 11 кешедән торган төркем контракт буенча хезмәткә китте.

Аларны озатырга шәһәр халкы, дистәләгән байкерлар, шулай ук сугышчан кардәшлек һәм чиркәү вәкилләре дә җыелган иде.

Бу — август аенда контракт буенча китүчеләрнең икенче төркеме. 

Сугышчыларга үгет-нәсихәт сүзләрен Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, шулай ук солдатларның туганнары җиткерде.

«Бүген булачак сугышчыларыбызга рухи көч бирергә Түбән Кама байкерлары клубы да килде. Узган җибәрүдә дә бар иде алар. Ярдәм итү өчен төрле клублар, кешеләр, сугышчан кардәшлек, офицерлар, руханилар берләшә», — дип билгеләп үтте хәрби комиссар.

Ир-атлар башта Оренбург өлкәсендә әзерлек узачак, ә аннары махсус операция уздыру зонасына барачак. Байкерлар сугышчыларны шәһәрдән чыкканчы озата барды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев