Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләсәң – качмаслар

Эшчеләренә минималь хезмәт хакыннан азрак түләүче җитәкчеләрне Түбән Кама эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү үзәгенә чакыртып сөйләштеләр. Комиссия әгъзалары шелтә дә белдерде, кирәк чакта, киңәшләрен дә җиткерде.

Бу хакта үзәкнең Инстаграмдагы битендә дә хәбәр ителә. Мондый җитәкчеләрнең берсе – төзелеш фирмасы директоры. Аннан башка, бу фирмада инженер һәм эретеп ябыштыручы эшли. Хезмәткәрләренә ул ай саен 13 мең сум акча түли икән. Ләкин хәзерге вакытта алар административ ялда. Оешмада эшчеләр озак тормый, еш алышына. Компания җитәкчесе аларның намуссызлыгыннан да зарланып алды.
Комиссия әгъзалары директорга мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәткәрләренә хакны арттырырга киңәш бирде.
Утырышта пенсия фонды, салым инспекциясе, социаль яклау идарәсе, прокуратура һ.б. оешмалар вәкилләре катнашты. Барлыгы биш оешма җитәкчесе һәм 11 физик зат белән сөйләшкәннәр. Барлык материаллар прокуратурага җибәрелгән.
Шушы көннәрдә Түбән Камага килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаганда шәһәрнең 95 компаниясендә хезмәт хаклары минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булуын искәртте.
Әгәр дә җитәкчегез сезгә ай саен 15400 сумнан да азрак түләсә, 8(8555) 42-41-39 номеры буенча икътисади үсеш һәм фаразлау бүлегенә шалтыратырга мөмкин.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев