Түбән Камада яшәүчеләр онлайн “Китапханәдә төн” акциясендә катнаша ала
Быел “Китапханәдә төн” онлайн-марафон форматында 25 апрельдән 9 майга кадәр узачак.
Акция Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Онлайн-марафон 25 апрельдә 16 сәгатьтә башлана.
Актерлар, язучылар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре хәрби корреспонденциядән, шәхси язмалардандан, шулай ук фронт һәм тыл тормышын яктырткан китаплардан өзекләр укыячаклар. Ә алга таба эстафетаны тамашачылар кабул итәчәк.
Теләгән һәркем әлеге акциядә катнаша ала. Моның өчен вилеоролик яздырып «Одноклассники», Инстаграм, ВКонтакте яки Youtube социаль челтәрләрендә #библионочь20 һәм #75словПобеды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
Видеоның озынлыгы 1 минутка сыешырга, ә текст 75 сүздән дә ким булмаска тиеш. Катнашуның тулы кагыйдәләрен сайтта карарга мөмкин: biblionight.culture.ru
Иң яхшы роликлар акция сайтында урнаштырылачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев