Түбән Камада бердәм дәүләт имтиханнары башланды
Төрле фәннәр буенча сынаулар ай ахырына кадәр узачак.
Бүген 33 нче мәктәптә 134 чыгарылыш сыйныф укучысы – информатика, тагын 70е – рус әдәбияты һәм 8 бала география фәне буенча имтихан тапшыра. Мәктәптә барлык санитар нормалар үтәлгән: укучылар коллектив белән түгел, ә исемлек буенча килә; аларның тән температурасы үлчәнә, бүлмәләрдә өстәлләр арасында ара калдырылган.
Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев