Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда куркыныч табигать күренешләре саны артачак

Климатолог Татарстанда давыллар тагын да күбрәк булачак дип белдергән.

Климат үзгәрү белән Татарстанда куркыныч табигать күренешләре саны артачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев белдерде, дип яза «Ватаным Татарстан» сайты «Татарстан-24» каналына сылтама белән.

Ул аңлатканча, республикада климат көньяктагы кебек була бара, давыллар, боз һәм өермә кебек катаклизмнар ешрак булуы шуңа бәйле.

Татарстанда булган ахыргы давыл да бик җылы һәм дымлы һава массасының республикага килүе белән аңлатыла. «Ул тотрыксызлык шартлары тудырды. 2018 елда да шундый ук хәл булган иде. Ул вакытта көчле җил каен урманын ботарлап атты. Мондый күренешләр локаль рәвештә ел саен диярлек барлыкка килә. Кызганыч, климат үзгәрү белән аларның саны артачак», — дип билгеләп үтте эксперт.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев