Татарстанда җил һәм буран көтелә
Юлларда бозлавык.
Иртәгә, 28 февральдә, республика территориясендә көньяк-көнбатыштан урыны белән секундына 15-20 метр булган көчле җил, буран көтелә. Юлларда бозлавык.
27 февраль — 18.00 сәгатьтән, 28 февраль — 18.00 сәгатькә кадәр аязучан болытлы. Төнлә бераз кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, көндез урыны белән секундына 15-20 м.
Төнлә һава температурасы −4... −7˚. Көндез һава температурасы −2... −5˚.
Юлларда сак булыгыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев