Татарстан турында иң яхшы 100 хикәя
ТАССР тарихы – меңнәрчә татарстанлының тормышы. Һәр аерым гаилә язмышы республикабыз тарихының бер өлешен тәшкил итә. Шуңа да Татарстан тарихын, узган вакыйгалар буенча гына түгел, кешеләр сөйләгән истәлекләр буенча да өйрәнергә мөмкин. Чөнки тарихта һәркемнең катнашы бар. Үзегезнең шәхси хатирәләрегез белән уртаклашырга, үзегезгә мөһим булган нәрсәләрне башкаларга сөйләргә теләсәгез, «Республиканың 100 еллыгына Татарстан турында иң яхшы 100 хикәя» бәйгесендә катнашыгыз.
Чыннан да, ил тарихы, мозаика шикелле, аерым кешеләр язмышыннан тора. Гаилә тарихы төбәкләр тарихы белән кушылып, бергә үрелә, аның аерылгысыз өлешенә әверелә, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта.
Олы тарих аерым кешеләрнең кечкенә тарихыннан җыела. Билгеле бер чорда кем ничек яшәгән? Нинди гамәлләр кылган? Җәмгыятьне ничек бәяләгән? Балаларын ничек тәрбияләгән? Оныкларына нинди мирас калдырган? Аны оныкчыклары нинди итеп исләренә төшерерләр?
http://100.tatarstan.ru/ сайты Татарстанда яшәүчеләрдән республика тарихы турында хикәяләр кабул итә башлый. Алар ата-аналар, әби-бабайлар сөйләгән гаилә хатирәләре, фоторәсемнәр, гаилә легендалары, ТАССР оешуга өлеш кертү турында булырга мөмкин. Иң яхшы 100 тарихи хикәя сайтка куелачак. Димәк, сезнең гаиләгез һәм аның республика үсешенә керткән өлеше турында бөтен дөнья беләчәк.
Хикәяләр alsumu@mail.ru электрон адресына «100 лет ТАССР» тамгасы белән кабул ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев