Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татар телендә сөйләшергәме?

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» проекты башланды.

Ул дәресләрдә татар теле нигезләрен аңларга, көндәлек тормышта кулланыла торган сүзләрне әйтергә, татарча әңгәмә корырга өйрәнә алачаклар. Төп фразаларга һәм татар теле грамматикасының төп кагыйдәләренә дә өйрәтәчәкләр.
Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасының рус телле хезмәткәрләре татар телен өйрәнү белән кызыксына башладылар да инде. Беренче дәрестә китапханәчеләр рус-татар сүзлекләре белән таныштылар, бер-берсен сәламләргә, җөмләләрне дөрес итеп төзергә өйрәнделәр.
Китапханәчеләргә һәркем кушыла һәм курсларга һәр теләгән кеше языла ала. Дәресләрне педагоглык стажы 23 ел булган тәҗрибәле укытучы Хәйруллина Гөлнара Наҗәт кызы үткәрә. Курс 25 дәрескә исәпләнгән. Алар айга ике тапкыр узачак.
Курсларга 8(8555)39-93-83 телефоны буенча язылыгыз.

Энҗе Галимова

Фото: https://vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев