Сабантуй
Көрәшчеләр үсә
Балачактан бил алыша,
Көрәш сөя татарлар.
Пәһлеваннар мәйдан
тота,
Көч бирә җанатарлар.
Бәйге кыза, халык гөрли:
– Синнән көчле монда юк,
Бирешмә, чү, ычкындырма,
Әйдә, егет, җиңеп чык!
Җиңү яулаган батырның
Озын сөлге кулында.
Көчле алкышлар озата
Аны барыр юлында.
Бил бирмәүче,
җиңелмәүче
Батырлар үсеп торсын;
Илне данлап, җиңүчегә
Әләмнәр күчеп торсын!
Ралия КӘРИМОВА.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев