Өлгермәгәннәргә нишләргә?
Әлегә кадәр «бакчалар амнистиясе» программасы кысаларында, бакчаларын хосусыйлаштырырга җитешмәгәннәр бу җәйдә ныклап торып тиешле рөхсәт кәгазьләрен җыю эшенә кереште. Ә кемнәрдер бик теләсә дә, хосусыйлаштырырга рөхсәт ала алмый.
Әйе, әбисеннән мирас булып калган яки әле күптән түгел генә бакчалы булган түбәнкамалылар борчуда. Алда телгә алынган «Дачная амнистия» тәмамлангач, нишләргә? Бакчаларны тартып алмаслармы, яшелчә утыртырга рөхсәт итәрләрме? Аеруча әби-бабайлар хафада. Алар бит болай да имеш-мимешкә тиз ышанучан. Әйтик, шәһәрдән ерак түгел «Корабельная роща» бакчачыларына бу проблема яхшы таныш. Кайберләре вакытында бакчаларын хосусыйлаштырырга өлгергән, кайсылары әле һаман да рөхсәт ала алмый. «Чистарту корылмаларын киңәйтү сәбәпле, безнең бакчаларны тартып алачаклар икән. Шуңа күрә, безгә бакчаларны хосусыйлаштырырга рөхсәт юк», – дип, борчыла алар. «Сарафан радиосы» тараткан юк-бар хәбәрләр-гә ачыклык кертү максатыннан, без бакчачылар ширкәте рәисе Илһам Булатов белән элемтәгә чыктык. Ул түбәнкамалыларга борчылмаска кушты. «Дөрес, бу массивка шәһәрнең чистарту корылмалары якын булу сәбәп-ле, кайбер бакчачылар әлегә бакчаларын хосусыйлаштыра алмыйлар. Тик борчылырга урын юк. Без бу проблеманы хәл итү максатында даими эш алып барабыз. Менә быел өске урамнарга хосусыйлаштырырга рөхсәт алдык. Тора-бара мәсьәлә хәл ителер. Беркемнең дә бакчаларын тартып алып, куып чыгармаячаклар. Әгәр кемнең дә булса соравы бар икән, ул безнең янга килсен. Картадан бергәләп бакча участогын карап, җавап табарбыз» – диде ул.
Илһам Илдар улының сүзләренә ышанып калабыз, чөнки ул сү-зендә тора торган тәҗрибәле җитәкче. Башкарган эшләре дә күз алдында. Без чүпне түкмиләр, дип зарланмыйбыз. Чүп савытлары тулуга алып китеп торалар. Ут-су юк дип тә әйтә алмыйбыз, анысы да график буенча бирелеп бара. Хәзер әнә, юлны ремонтлыйлар. Билгеле, мондый урыннан бакчаны сатасы килми шул.
«Корабельная роща»дагы бакчаларны хосусыйлаштырырга кайчан рөхсәт булачак?» дигән сорауны шәһәрнең архитектура һәм төзелеш идарәсенең баш белгече Эльвира Гәрәевага да бирдек. Үз чиратында ул да: «Борчылыр урын юк. Берәүнең дә бакчаларына тимәячәкләр. Әлегә бу юнәлештә эш алып барыла», – дип җавап бирде.
Озын сүзнең кыскасы, димәк тегеннән-моннан ишеткән хәбәрләргә ышанып, борчуга каласы юк. Әлегә бакчаларын хосусыйлаштырмаган бакчачылар шактый һәм алар берсе дә үзләренең җирләреннән коры калмаслар.
Илһамия Гаффарова
Фото pixabay.com сайтыннан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев