Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

Татар конгрессында яшьләр канаты оешып килә.

Беренче көзге утырышка җыелуда Айрат Сәгыйтов башлап йөрде. Ачыктан-ачык сөйләшүгә педагогика һәм медицина көллияте студентлары бик теләп килделәр. Киләчәктә башка уку йортларына һәм сәнәгать тармагына да хәбәр итәчәкләр. Төп максатлары: татар телен саклау һәм милли мәдәнияткә игътибарны арттыру. Әлегә оешманың нинди калыпта булуы аныкланмаган. Хәзергә эш юнәлешләре турында сөйләштеләр. Һәрбер чара өчен алдан җаваплылар билгеләү кирәклеге әйтелде. Мәсәлән, хәйрия концертлары уздыру турында сүз кузгатылды, Шамил Хаҗипов чыгышлар әзерләүне үз өстенә алырга риза. Чаралар яшьләрне җәлеп итәрлек булырга тиеш, дигән фикердә быел Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашкан җырчы егет. Әкренләп, киләсе елга эш планы төзелә. Ә бу атнада татар яшьләре бергәләп шәһәр урамнарына агач утыртырга чыктылар.     

«Ак калфак» ханымнары Зәй районындагы күчмә утырышта катнаша. 28 сентябрьдәге очрашуга «Суккан палас өстендә – йомры калач» темасы сайланган һәм ул «Энергетик» мәдәният йорты каршында көзге ярминкә белән башланып китте. Балалар бакчалары мәйданчыгында чыгышларны «Әби белән бабушка» клубы әзерләгән. Программа кысаларында,  «Урак өсте», «Суккан палас», «Май чабу базары», «Сепарат аерту» йолаларын күрсәтү каралган. Кул эшләнмәләре күргәзмәсенә гөл үстерү, кәрзин һәм сандык ясау осталарын да чакырганнар. Имәнлебаш авылына да баралар, мәдәният йортында татар мәгърифәтчесе Таҗетдин Ялчыгол ядкарьләрен һәм шамаилләр, дисбеләр тупламасын күреп булачак. Түбән Кама оешмасыннан өч вәкил сайладылар, баруны әле генә билгеләнгән яңа җитәкче Гөлсинә ханым Галиуллина оештырды.    

Кунакларга татар теле кабинетын да күрсәтергә телиләр. 1 октябрьдә медицина көллиятендә шушы уку йортында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне кунак итәчәкләр. Чакыру открыткаларын Студентлар адреслар буенча алдан тараттылар. Күп еллар китапханәдә хезмәт куйган, аннары татар теле укыткан Гөлмәрьям Сәхиулла кызы Кирилова, килүгә үк, иң беренче чиратта татар теле кабинетына керә икән. Сиксән яшен тутырып килүче Гөлмәрьям ханым белем бирү яңалыклары турында һәрвакыт хәбәрдар, шуңа да укудагы һәм студентлар тормышындагы барлык уңышлар белән таныштырачаклар. Рәхәтләнеп аралашу өчен, Өлкәннәр көнендә чәй өстәле әзерләнә. Әлбәттә, күчтәнәчләр дә тапшырачаклар. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев