Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Талир тәңкә» җырчылары студентларда кызыксыну уятты.

4 апрельдә ансамбль медицина көллиятендә концерт куйды. Монда килүләре беренче генә икән. Максатлары: борынгы көйләр, җырлы-биюле уеннар аша яшьләргә татар халык иҗатын җиткерү. Залда утырган рус, татар, башкорт, мари һәм башка милләт вәкилләре татар фольклорын җылы кабул иттеләр, тәкъдим ителгән үрнәкләрнең язылу тарихын ишеттеләр. Яшьләре алтмыштан узган булса да, һәвәскәр башкаручылар берничә тавышка җиңел җырлый. Студентлар аларның төз гәүдә тотышына игътибар иттеләр, сәхнә буйлап салмак биеп үтүләре сокланырлык. Көллият директоры Ринат Нуретдинов рәхмәт җиткергәндә, һәрчак шулай яхшы кәефтә калуларын теләде. Атнага ике тапкыр репетициягә җыелганга, үзешчән артистлар гел хәрәкәттә, иң мөһиме: үзара аралашудан һәм төрле чараларда чыгыш ясый алудан тәм табып яшиләр. 

«Ләззәт» ансамбле Самара бәйгесендә җиңүчесе булды. 7 апрельдә I Халыкара «Мирас» татар мәдәнияте фестивалендә катнашып, безнең җырчылар дуэт һәм ансамбльләр арасында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Катнашучылар республика районнарыннан, төрле төбәкләрдән һәм Төркмәнстан, Казахстан, Кытайдан килгәннәр. Йомгаклау концертында иң яхшы 20 чыгыш тәкъдим ителде һәм һәр төркем җиңүчеләре диплом белән бүләкләнде. «Ләззәт» татар халык эстрада ансамбле «Җаныем, бәгърем» һәм «Татарлар елмаеп үлделәр» җырлары белән уңыш яулады.
  
«Ак калфак» оешмасы татар хатын-кызлар җыенына чакыру алды. Быел ул 18-20 апрельдә съезд буларак уза. 1917 елда беренче тапкыр үткәрелгәнендә хатын-кызларның сайлауларда катнашу хокукы, балалар бакчалары оештыру мөмкинлеге кебек сораулар күтәрелгән булган. 2017 елда V форум барышында янә съезд итеп үткәрү карары кабул ителә. Быелгы Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына республика районнарыннан, төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән 500 делегат килүе көтелә. Программадан күренгәнчә, мәктәпкәчә милли тәрбия бирү торышына зур игътибар биреләчәк. Кунакларны Казанның 10 балалар бакчасына алып бару каралган, «Татар кызчыгы» һәм «Татар малае» бәйгеләренең җиңүчеләрен сайлаячаклар. Түбән Камадан ике вәкил бара, «Ак калфак» җитәкчесе Г.Галиуллина хәбәр итүенчә, безнең делегатлар теркәлү узганнар инде. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев