Матур традиция
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр Бигеш аэропортына экскурсиягә барып кайтканнар.
Балалар самолет штурвалына утырып караганнар, лайнер кабинасын тикшергәннәр, очучы булыр өчен нәрсә белергә кирәклеген сорашканнар. Кечкенә кунаклар беренче рейска чыгучы самолетларны су аркасы аша уздыруларын күргәннәр. Аэропортның музее да бар икән. Хезмәткәрләр балаларга ланч-бокслар һәм шарлар тапшырганнар. Мондый экскурсияләр өченче ел уздырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев