Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Махсус техника – әзерлек сызыгында

Көзнең кыл уртасы узды. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерлә дигәндәй, урамнарны кардан чистарту техникасы нинди әзерлектә икән? Әнә шуларны ачыклау өчен, һәр елдагыча, махсус техниканы әзерлек сызыгына куеп, аларның торышы тикшерелде.

Бу кышкы сезонда шәһәребез урамнарын кардан чистарту өчен 101 махсус техника (грейдерлар, үзбушаткыч машиналар, тракторлар һ.б.) билгеләнгән. Аларның 63е төп магистраль юлларда, урамнарда эшләячәк. Махсус машиналарның 38е идарәче компанияләр һәм подрядчы оешмалар карамагында. Алар исә йорт яннарын, ишегалларын кардан чистартачак. 
Барлык техника төрләре дә кадрлар белән тәэмин ителгән. Кар күпләп яуган очракта, аларның һәрберсе үз техникасын кар чистартырга чыгарырга әзер. Тикшерү барышында кар чистарту машиналарын йөртүчеләр кар көртләре белән көрәшергә тулысынча әзер икәнлекләрен күрсәттеләр.
Ишегалларын җыештыручыларга сукмакларны һәм тротуарларны кардан чистарту өчен кул ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган роторлар да булачак.
Кышка әзерлекне тикшерү комиссиясе техниканы гына карап калмады, бозлавыкларга каршы көрәшү өчен кулланылаучы ком-тоз катнашмаларының күпме әзерләнгән булуы белән дә кызыксынды. Хәзерге вакытка 3 мең тоннадан артык ком, 2,4 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 800 тонна техник тоз запасы тупланган.
Техниканың кышка әзерлеген тикшерү комиссиясендә шәһәр мэры Айдар Метшин да бар иде. Ул, техниканы карап чыкканнан соң, барлык хезмәтләрнең һәм идарәче компанияләрнең дә кышын шәһәрне сыйфатлы итеп җыештыруны тәэмин итү өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителүен билгеләп үтте. «Кышын шәһәр һәм район юлларына тиешенчә хезмәт күрсәтелер. Моның өчен ел саен автопаркны махсус техниканың аерым төрләре белән тулыландырып торабыз: узган ел егерме машина өстәлгән иде, быел – бишәү. Машина йөртүчеләр, механизаторлар сменалап эшләячәк һәм эшне шулай оештыру өчен без өстәмә ресурслар да җәлеп итәбез. Безнең бурыч – кышкы чорда шәһәрне кардан чистартуны тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү», – дип нәтиҗә ясады шәһәр мэры. 

Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев