Әлегә тыныч
3 июльдә Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның расланган яңа очраклары теркәлмәгән.
Татарстанда исә бүген COVID-19 белән авыручы 39 кеше ачыкланган, аларның 16сы хастаханәгә салынган, 23се өйдә дәвалана. Республикада COVID-19 авыруыннан барлыгы 17 кеше үлгән. Соңгысы 25 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә вафат булган. Июнь башында 59 яшьлек авыру COVID-19 һәм пневмония диагнозы белән 5 нче шәһәр хастаханәсенә озатылган. Моңа кадәр ул инфаркт һәм йөрәк ишемик авыруы кичергән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев