Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кунаклар күп килер дип көтелә

21-23 майда Түбән Камада «Камский бриз» дип аталган I республика телевизион фестивале уза.

Аның оештыручылары арасында «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама шәһәре администрациясе, НТР медиахолдингы һ.б. бар. «Камский бриз» фестивален Татарстан телевидениесендә эшләүче хәбәрчеләр күптән көтте. 2000 нче елларда шәһәребездә мондый чаралар даими уздырыла иде. «Культура в эфире» дигәнен мисалга китереп була. «Камский бриз» фестиваленә республиканың 20 шәһәреннән һәм районыннан 25 телекомпания, матбугат хезмәтеннән 100 ләп хәбәрче килер, дип көтелә. Осталык дәресләрен исә медиа өлкәсендә исемнәре билгеле булган шәхесләр – Сергей Бондарев (Мәскәү), Мария Штейн (Мәскәү), Снежана Артамонова (Мәскәү), якташыбыз Юлия Шустрая («Россия-24»), Лилия Фёдорова (Беренче канал), Алмаз Хәкимов (Казан), Илдар Галәветдинов («Татарстан хәбәрләре») уздырачак. «Камский бриз» – шулай ук телевидение эшләре конкурсы да. Жюри әгъзалары 150 эшне караган, 18 җиңүче исеме 23 майда игълан ителәчәк.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев