Күптән түгел Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Нурзия Мирхазова иҗатына багышланган әнә шундый исемдәге чара уздырылды.
39 нчы балалар бакчасы методисты, «Кама таңнары» һәм «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Нурзия Рәшит кызының күргәзмәдә урын алган китаплары, методик әсбаплары, журнал битләрендә дөнья күргән дәрес эшкәртмәләре, мәкаләләре, чыннан да, аның каләменең тылсымлы булуы хакында...
Күптән түгел Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Нурзия Мирхазова иҗатына багышланган әнә шундый исемдәге чара уздырылды.
39 нчы балалар бакчасы методисты, «Кама таңнары» һәм «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Нурзия Рәшит кызының күргәзмәдә урын алган китаплары, методик әсбаплары, журнал битләрендә дөнья күргән дәрес эшкәртмәләре, мәкаләләре, чыннан да, аның каләменең тылсымлы булуы хакында сөйли сыман. Чара исеменең җисеменә туры килүе, тәрбияви максат белән сугарылган иҗат җимешләренең сайлаган һөнәре кушымтасы булуына янә бер кат инандык. Үзе әйтмешли: «Җаваплы хезмәтне иҗаттан башка, иҗатны эштән аерып карап булмый, алар берсен-берсе тулыландырып, үрелеп баралар...»
Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә белем алучы башлангыч сыйныф укучылары «Серле рәссам» китабындагы бәхетле балачак шигырьләрен яратып, үтә дә сәнгатьле итеп сөйләделәр. Нурзия апалары аларның һәрберсенә үзенең китабын бүләк итте.
Өлкән сыйныф укучыларына, студентларга, замандашларына адресланган «Уяну» китабындагы проза әсәрләреннән актуаль темаларны яктырткан катнаш гаилә, эчүчелек, ата-ананы санламау турындагы өзекләрне китапханәчеләр зур осталык белән халыкка җиткерде. Уйланырга этәрә торган сюжетлар аша балачак дөньясын сурәтләү белән беррәттән, шигърияттән проза өлкәсенә күчүе «каләменең тылсымы артуын сиздерде». 25 нче гимназия укытучысы Гөлчәчәк Осипованың чыгышы безнең өчен аеручы зур яңалык булды. Укучылары белән берлектә алар Нурзия Мирхазованың иҗаты буенча фәнни-гамәли конференияләрдә катнашып, инде 3 ел рәттән, республика күләмендә җиңү яуларга ирешкәннәр. Укытучы үз чыгышында шулай ук кайсы шәһәрләрдә, нинди семинарларда катнашулары, нинди бүләкләргә ия булулары турында бәйнә-бәйнә сөйләде, экранда бу уңышларны дәлилләүче фотосурәтләр яктыртылды.
Республикакүләм дигәннән, кичәгә Яр Чаллы шәһәреннән каләмдәш дуслары Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, Зәй районыннан «Ак калфак» оешмасы һәм «Җәүһәр» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗановаларның килүе дә ямь өстенә ямь өстәде. Алар язучыны зурлап, аны Түбән Кама каласының кояшына тиңләделәр. Чөнки Нурзия исеме үзе дә икеләтә кояш дигәнне аңлата икән. Каләмдәшләре аңа багышлап язган шигырьләрен укыдылар, Зәй кунагы һәм «Илһам» ансамбле артисты Илшат Хәбибуллин җыр бүләк итте.
Гомер яшәгән саен кадерләнә барган кебек, аның иҗатының да, башкарган хезмәтенең дә әһәмияте көчәя генә бара. Тагын шунысы мөһим: ул үз мөмкинлекләрен тулысынча файдалана. Балалар бакчасында гына түгел, мәктәпләрдә дә туган телгә, туган илгә мәхәббәт, иҗатка омтылыш тәрбияли, җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Шуңа да бәйрәм төсмере алган иҗат кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, аның күркәм гамәлләрен хуплап, Рәхмәт хаты тапшырды, җилкәсенә ап-ак шәл салды.
Нурзия Рәшит кызының яшь буынга тәрбия бирүгә багышлаган хезмәтен һәм иҗатын зурлап, остазы Лиза Әхмәтшина, педагогия көллиятенең мөдир урынбасары Люция Рәхимҗановна, 39 нчы балалар бакчасы хезмәткәрләренең чыгышлары да бик урынлы иде. Ике сәгатькә сузылган кичәне алып баручы Әнфисә Зиннур кызы тарафыннан Нурзия ханымга берсеннән-берсе җитди сораулар бирелде, җавапларын тыңлау яшьләргә генә түгел, безнең өчен дә кызыклы булды. Бары тик тырыш хезмәт кенә кешене бәхетле итә, тарихка тирән эз сала. Ул яктан Нурзия Рәшит кызының ирешкән уңышлары шактый. Киләчәктә дә үз алдына куйган бурычлары тормышка ашсын, уңышлар һәрчак юлдаш булсын, тылсымлы каләме кулыннан төшмәсен!
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны, аксакаллар шурасы әгъзасы.
Автор фотосы.
Нет комментариев