Кемгә – җәза, кемгә – бүләк
«Халык контроле»нә килеп ирешкән зарлар буенча, сыра сату кагый-дәләрен бозуның дүрт очрагы ачыкланган.
Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе-нең Түбән Кама территориаль органы хәбәр итте. Билгеле булганча, сыра канун белән тыелган вакытта сатылган. Күзәтү-инспекция начальнигы Елена Кубасова әйтүенчә, барлык сәүдә объектлары төрле урыннарда урнашкан, әмма хуҗалары бер.
Канун бозучы административ беркетмә төзетү өчен Түбән Кама территориаль органына килергә тиеш булачак, ә зарларын белдерүчеләргә акчалата бүләк биреләчәк. Шунысы да бар, «Халык контроле»нә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр аноним була.
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев