Кама елгасы аша боз кичүе ябылды
Татарстанның Мамадыш районындагы Соколка авылы һәм Яңа Закамский бистәсе янында Кама елгасы аша боз кичүе киләсе кышка кадәр эшен туктатты.
Ябылуның сәбәбе – Түбән Кама ГЭСыннан һәрдаим су бәреп торуы һәм һава температурасының югары күтәрелүе.
Яңа Закамский-Соколка кичүе ай ярым гына эшләде.
Алабуга районының Покровское авылы – Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча Кама елгасы аша боз кичүе әлегә ачык.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев