Җитәкчеләр белән эшмәкәрләр футбол уйнады
Россия көне уңаеннан Түбән Каманың «Кояшлы алан» паркында баскетбол һәм волейбол уеннары узды, ГТО нормаларын тапшырырга теләүчеләр дә байтак булды. Теләгәннәр «Яшел фитнес» проекты тренерлары белән бергә физик күнегүләр ясадылар.
Төш җиткәндә, зур футбол матчы башланды. Анда елдагыча «Бердәм Россия» партиясе һәм шәһәр җитәкчелеге, шулай ук Түбән Кама эшмәкәрләре командасы катнашты. «Бердәм Россия» командасы капитаны итеп Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин билгеләнде, көндәшләр командасын Валерий Абрамов җитәкләде.
Мондый матчлар шәһәрдә берничә ел дәвамында үткәрелә. Ел саен командалар яңа уйнаучылар белән тулыландырыла. Мисал өчен, быел җитәкчеләр һәм депутатлар командасына Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Артур Сафин, шәһәребезнең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов, салым хезмәте начальнигы Айдар Бәйрәмов керде, ә эшмәкәрләр янына «Камасталь» компаниясе җитәкчеләре – Кытай вәкилләре Чжай Юйгуй и Ли Мин өстәлде.
Уен һәрберсе 20 минутлык ике таймнан торды. Беренче тайм 1:1 исәбе белән, уен 3:1 исәбе белән тәмамланды. «Бәйрәм яхшы узды! Россия көнендә түбәнкамалылар бердәм гаилә булып чараларда катнаша. Бу – безнең өчен бик мөһим. Барыгызга да яхшы кәеф, иминлек телим», – диде уен тәмамлангач Айдар Метшин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев