Җиңүгә ирешкәннәр
Санкт-Петербургта балалар инженер командалары арасында халыкара бәйгенең финалы узган. 14 баладан торган Татарстан җыелма командасында түбәнкамалылар да булган.
Бәйгенең читтән торып катнашу өлешендә Россиянең 63 төбәгеннән һәм 8 чит илдән 394 команда катнашкан. Анда җиңүгә ирешүчеләр финалга Санкт-Петербургка чакырылган. Бәйгедә аларга техник җиһазны әзерләү буенча бирем бирелгән. Нәтиҗәдә,Түбән Кама укучылары Артем Багдасарян,Владимир Верхотурцев, Григорий Рябов, Илья Сәмигуллин һәм Дмитрий Скучаев үз юнәлешләрендә җиңүгә ирешкәннәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев