Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң яхшысын сайладылар

Түбән Камада «Татар кызы» конкурсының зональ этабы узды. Матурлыкта-уңганлыкта республиканың төрле шәһәр-районнарыннан 17 кыз ярышты.

Гөлнара Әхмәтханова үзе катнашкан бәйгеләргә һәрвакыт әбисеннән истәлеккә калган колак алкаларын кия, шуңа күрә бу юлы да җиңүгә өметләнә. Динара Гарипова исә, татар кызы тәрбияле, уңган булырга һәм үз халкының гореф-гадәтләрен белергә һәм сакларга тиеш, дигән фикердә. Сәләт бәйгесендә кемдер шигырь сөйләде, кемдер җырлады, биеде – һәр чыгыш татар халкының мәдәниятен чагылдырды. Конкурста тагын бер үзенчәлекле бирем бар иде – кызлар тәмледән-тәмле камыр ашлары пешереп алып килгәннәр. Әмма «Татар кызы» халыкара конкурсының оештыручысы Чулпан Куртляева әйтүенчә,  беренче чиратта, кызларның татар телендә сөйләшү дәрәҗәсе исәпкә алына. Кызганыч, финалга шәһәрдәшләребез эләкмәде. Казанга Алабуга, Яңа Чишмә һәм Актаныш кызлары барачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев