Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән

Мәскәүдә Моношәһәрләр үсеше фонды күзәтү советының утырышы узды. Түбән Кама делегациясе составында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев та бар иде. Утырышта Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләренең моношәһәр буларак үсеш перспектиалары турында сөйләштеләр. Аның нәтиҗәсе буенча, «Түбән Кама»...

Мәскәүдә Моношәһәрләр үсеше фонды күзәтү советының утырышы узды. Түбән Кама делегациясе составында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев та бар иде.
Утырышта Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләренең моношәһәр буларак үсеш перспектиалары турында сөйләштеләр. Аның нәтиҗәсе буенча, «Түбән Кама» промышленность паркының инженер инфраструктурасын төзүгә бирелгән гариза расланды. Аның гомуми бәясе 378 миллион сум тәшкил итә: шуның 335 миллионы - Фонд акчасы, 17 миллион Татарстан бюджетыннан биреләчәк, калганын инвесторлар кертәчәк.
Исегезгә төшерәбез: «Түбән Кама» - шәһәрдәге беренче промышленность паркы. Анда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак. Биредә бердәм системасы булган дистәләрчә заманча предприятие булачак дип планлаштырыла. Паркның төп идеясе: җитештерү эшен «нуль»дән башлап җибәрү өчен уңайлы шартлар тудыру. Хәзерге вакытта тугыз кеше «Түбән Кама» паркында үз эшләрен башлап җибәрү теләген белдергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев