Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Документ алдылар

ЗАГС идарәсендә 14 яше тулган түбәнкамалыларга киләчәк тормышларында иң мөһим һәм кирәкле документ — паспорт тапшыру тантанасы узды.

Әлеге чара Яшьләр көненә багышланган иде. Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Түбән Кама районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция капитаны Елена Балыкова үсмерләргә паспорт тапшырып, аларга киләчәк тормышларына хәер-фатыйха бирде. 

Беренче мәртәбә паспорт алучыларны котларга «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе рәисе Роза Фәйрушина һәм бүлекчә активисты Рөстәм Сәлахетдинов та килгән иде. Алар да балаларга изге теләкләрен җиткерде. 

Паспорт алучы яшьләргә паспорт тышлыгы һәм Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте күкрәк билгесен бүләк иттеләр.

Фото vk. com/zags_nk.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев