Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дамбадан соң – Каракүл

Түбән Камада дамбаны төзекләндерү эше графиктан алда бара.

ТР экология һәм табигать байлыклары министры Александр Шадриков һәм су ресурслары Федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов куркыныч урыннарны ныгыту эшләренең барышы белән танышты. Кама елгасының сул ярындагы ике ярым километры иң куркыныч урын санала. Ул җимерелсә, су ташып бакчалар, өч авыл, сәламәтләндерү лагерьлары һ.б. су астында калачак. Подрядчылар эшләренең соңгы этабын башлап җибәрделәр инде. Масштаблы төзелештә 50 кеше һәм 30 техника берәмлеге хезмәт куя. Тәртипкә китерелгән, яңартылган дамбаны 1 декабрьдә файдалануга тапшырмакчылар. Мәсьәлә федераль һәм республика бюджеты исәбеннән хәл ителеп, төзекләндерү 1 миллиард сумга төшкән. Подрядчы компания графиктан алдан эшләгәнгә, әле юлга ремонт ясарлык акча да кала. Экологлар фикеренчә, шул тирәдә булган Каракүл күлен дә тәртипкә китерәсе бар. Бу сулык республикада иң зуры булып исәпләнә. Галимнәр анда Кызыл китапка кертелгән ике үсемлекне тапкан. Күлне яңарту, торгызу өчен 13 миллиард сумнан артык акча кирәк. Федераль агентлыгы бу тәкъдимне хуплап чыккан. Шуңа күрә, проектны киләсе елда тормышка ашырырга ниятлиләр.

 Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев