Быел сентябрь аенда Түбән Камада яңа производство сафка басачак
«Микрофибра» компаниясе синтетик эрләнгән җеп җитештерү буенча Россиядә һәм Европада беренче заводны эшләтеп җибәрәчәк.
Предприятие хәзерге вакытта ТОСЭРның иң зур резиденты булып санала. Яңа производствога 2,8 миллиард сум кертәчәк «Микрофибра» елына дүрт меңгә кадәр тонна продукция җитештерергә ниятли, ә Түбән Камада тагын 340 кеше эш урыны белән тәэмин ителәчәк. Компания 60 кешелек тегү цехы да ачкан. Хәзерге вакытта чимал Кытайдан сатып алына.
Фото:https://ntr-24.ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев