Бушлай тикшергәннәр
«Авылга – яхшылык» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Түбән Кама табиблары Зур Афанас авылына килеп киткәннәр.
Медицина профилактикасы үзәге җирле халыкка бушлай медицина тикшерүе уздырган: табиблар кан басымын үлчәгәннәр, кандагы холестерин һәм шикәр күләмен тикшергәннәр. Кешеләрне шулай ук табиб-онколог та кабул иткән. Берәр төрле авыруга шик туган афанаслыларга өстәмә тикшеренүләргә юллама бирелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев