Без – беренче
Республикада Яңа елда иң матур бизәлгән шәһәр билгеле булды. Үз номинациясендә Түбән Кама беренче урынны алды.
Икенче урында – Әлмәт шәһәре, Яр Чаллының үзәк районы – өченче. Исегезгә төшерәбез: быел шәһәрдә сигез чыршы шәһәрчеге эшләгән. Авылларда 25 Яңа ел мәйданчыгы ачылган. Конкурс нәтиҗәләре интернет аша сорашу һәм шәһәргә килгән комиссия бәяләре нигезендә чыгарылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев