Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе күренә
Яңа елны каршыларга санаулы көннәр генә калганда, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, еллык башкарылган эшләргә кагылышлы матбугат конференциясе уздырды.
Конференциядә газеталар һәм телевидение журналистлары катнашты. Рамил Хәмзә улы, ел дәвамында башкарылган эшләргә күзәтү ясый башлаганчы, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдергәнче, узган елның үзе өчен бигрәк тә җаваплы ел булуын ассызыклады. Чөнки яңарак кына (2021 елның октябрендә — Ф.И.) хакимияткә килгән җитәкчегә, беренче чиратта, шәһәрдәге һәм райондагы хәлләр белән ныклап танышырга, уртак максат белән эшләүче команда тупларга кирәк була. «Биредә эшләп, түбәнкамалыларның ышанычын аклаган белгечләр белән беррәттән, башка муниципалитетларда эшләү тәҗрибәсе туплап килгән җитәкчеләр дә бар. Кыска гына вакыт эчендә бердәм команда булдыруга ирештек, һәр җитәкченең җаваплылык зонасы билгеләнде», — дип белдерде мэр.
Матбугат конференцияләре, гадәттә, сорау-җавап рәвешендә алып барыла. Рамил Хәмзә улы шәһәрдәге хәзерге вәзгыять турында кыскача таныштыруны тәмамлауга, журналистлар сораулар бирүгә күчте. Аларның иң беренчесе уку йортлары төзелешенә кагылды. Чөнки быел гамәлгә ашырылган социаль проектлар арасында ике зур мәктәп төзү әһәмиятле урын биләп тора. Аларның берсе — 1224 укучыга исәпләнгән «Адымнар» мәктәбе; икенчесе 965 укучылык «Вектор» 38 нче инженерлык мәктәбе һәм «Эврика» балалар бакчасы. Моннан тыш, биш мәктәп төзекләндерелгән. Әлбәттә, заманча яңа мәктәпләр төзү генә түгел, аларда белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга кагылышлы сорауга да мэр үзенең фикерен белдерде.
Шәһәр урамында юллар салу узып баручы елда иң зур эшләрнең берсе булгандыр, мөгаен. Хәзер шәһәрдә 250 мең кешегә 120 мең машина туры килә. Монда инде аларның саны елдан-ел арта баруын да исәпләсәк, бик тиздән зур мегаполислардагы шикелле машиналар юлга сыеша алмый башларга мөмкин. Бездә юллар өч полосага бүленгән. Шәһәр урамындагы юлларны киңәйтеп кенә хәлдән чыгу мөмкин түгел. Хәтта 10 полосалы юл ясасаң да, алар тулы булачак. «Түбән Камада башка шәһәрләргә караганда машиналар күбрәк. Чөнки кешеләрнең машина сатып алырга мөмкинлеге зур. Түбәнкамалыларның уртача хезмәт хакы республиканыкыннан югарырак», — диде Рамил Муллин. Ә инде юлларда әледән-әле булып торган аварияләрнең сәбәбен машина йөртүчеләрнең кирәкмәскә тизлекне арттыруларыннан күрде. Әлбәттә, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең үзара аңлашуларына ирешергә, юлда йөрү культурасын яхшыртырга, берберләренә ихтирамлы булырлык итеп тәрбияләргә кирәклеге турында искәртте.
Шәһәрдә хуҗасыз этләр турында газета битләрендә күп язылды. Чыннан да, бу мәсьәлә хәзерге көнгә кадәр актуальлеген югалтмый. Хуҗасыз хайваннарга приют төзелерме? Аны берничә ел элек төзергә ниятләгән булсалар да, проектның бәясе аркасында (800 миллион сум тирәсе) эш тукталган. Хәзер белгечләр 400 эткә исәпләнгән приют төзү проекты өстендә эшлиләр икән. «Икътисади кыенлыклар кичергәнлектән, бу программаны кабул итү вакыты озайтылырга мөмкин. Шуңа күрә хәзергә шәхси приютларга булышып тору иң яхшысы булыр, дип уйлыйм. Әлегә бу юнәлештә активлык бар һәм кешеләр мәсьәләне үзләре хәл итәргә тели. Ә киләчәктә, приют төзү өчен республика программасына кереп, шәһәрдә сукбай этләр мәсьәләсен хәл итәргә тырышачакбыз», — диде шәһәр мэры. Җәмәгать транспорты проблемасы да узган елга кадәр мактанырлык түгел иде. Ләкин быел хәл кискен үзгәреш кичерде. Әйтик, 2021 елда пассажирлар агымы 800 мең кеше булса, быел якынча 5 миллион кеше йөргән. Ә трамвайларда — 7 миллион. Дөрес, моннан 20 ел элек пассажирлар агымы шактыйга артык булган. «Ул вакытта вахта автобуслары белән йөрүчеләр дә исәпкә алынган. Хәзер вахта йөртүләре саналмый, безнең үз системабыз бар», — диде Муллин. ТР Президенты ярдәме белән Түбән Кама быел 50 яңа автобус сатып алды, нәкъ менә шул хәлне тамырдан үзгәртте. Хәзерге вакытта шәһәрдә — 9 автобус маршруты, 4 трамвай маршруты бар.
Шәһәрдә спиртлы эчемлекләр сата торган кибетләрнең күп булуы да, журналистларның игътибарыннан читтә калмады. Шәһәр мэры фикеренчә, сәүдә нокталарын ябу гына бу проблеманы хәл итмәячәк. Иң дөрес юл — мәсьәләгә кешеләрнең карашын үзгәртү, ялларын, буш вакытларын файдалы итеп уздырсыннар, сәламәт яшәү рәвеше алып барсыннар өчен аларга күбрәк мөмкинлекләр тудыру.
Ә сәүдәне тыю гади эш түгел икән. «Әйтик, без быел алкоголь сату урыннары булдыруның рөхсәт ителгән чикләре буенча кагыйдәләр кабул иттек, ләкин аларны яңа ачылган сәүдә урыннары өчен генә кулланып булачак. Ә калганнары әле 10 ел шул ук режимда эшли ала», — диде ул...
Нибары ике сәгатькә сузылган конференциядә Рамил Муллин шәһәр тормышының бик күп тармагына кагылышлы сорауларга җаваплар бирде, аларга карата үз фикерен белдерде. Очрашу ахырында журналистларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа елда уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев