Балаларны гына гаепләмик
«Колумбайн» – безнең өчен ят сүз булса да, бу күренеш турында беләбез, ишеткәнебез, телевизордан күргәнебез бар.
Без үскәндә дәрәҗәле һөнәрләр исемлеге бар иде: космонавт, очучы, табиб, инженер һ.б. Ә хәзерге заман балаларына акчалы һәм мәшәкатьсез эш кирәк. Шул ук вакытта, яшүсмерләргә читләргә генә түгел, якыннарына карата да кансызлык, мәрхәмәтсезлек, битарафлык кебек сыйфатлар хас. Үзләрен кыерсыткан кешеләргә җавап бирә алмасалар да, үчләнеп йөриләр. Ә бу аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
«Колумбайн» – нәрсә ул?
«Яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм профилактикасы» дигән форумда Урал этноконфессиональ тикшеренүләр үзәге белгече Валерий Горшунов әлеге куркыныч юнәлеш турында сөйләде. Аңа АКШның Колорадо штатында яшәүче ике үсмер нигез салган. 1999 елның 20 апрелендә 18 яшьлек Эрик Харрис һәм 17 яшьлек Дилан Клиболд үзләре укыган «Колумбайн» мәктәбендә ут коралыннан 13 кешене атып үтергән, тагын 23сен яралаган. Соңыннан үз-үзләрен атканнар. Америкада мондый күренеш «мәктәптә үтереш» дип аталса, Россиядә шул мәктәп исеме белән бәйләп йөртелә – «колумбайн» буларак билгеле.
Валерий Горшунов әйтүенчә, бу егетләр начар гаиләдән булган, мәктәптә аларны кимсеткәннәр. Алар үч алу теләге белән яши башлаган. Интернетта сайт булдырып, шартлаткычлар ясау буенча материаллар урнаштырганнар, фотолар куйганнар, фильмнар төшергәннәр. Хәтта мәктәпкә һөҗүм итәчәкләрен язганнар. Әмма тыйнак булып тоелган бу үсмерләрдән, мондый хәлне беркем дә көтмәгән...
Дөнья буйлап таралган
Бу коточкыч фаҗигадән соң берничә көн үтүгә, АКШта тагын бер үсмер мәктәпкә мылтык белән килгән, алга таба да мондый һөҗүмнәр кабатланып торган. Үлүчеләр, яраланучылар булган. «Колумбайн» Россиягә 2014 елда килеп керә. 3 февральдә 15 яшьлек мәскәүле әтисенең мылтыгын мәктәпкә алып бара һәм укытучыны үтереп, сыйныфташларын тоткын итеп тоткан. Полиция хезмәткәрләренең берсен үтергән, икенчесен яралаган. Соңрак ачыкланганча, үсмер моңа кадәр үз-үзен үтерергә теләгән, ләкин булдыра алмаган. Бу көнне ул үзенә атарга ниятләсә дә, барып чыкмаган.
«Колумбайн» йогышлы авыру кебек таралган: һөҗүмнәр 2017 елда Ивантеевка, Мәскәү шәһәрләрендә, 2018 елда Пермь, УланУдэ, Эстәрлетамак, Барыбинск шәһәрләрендә, узган ел Вольск каласында теркәлгән. Укучылар, студентлар беркемне дә – сыйныфташларын, укытучыларын да кызганмаганнар, яралаганнар, үтергәннәр, аннары үзләренә дә кул салганнар. Кайберләре исән калган.
– Иң зур фаҗига Керчь шәһәрендәге көллияттә булган. 18 яшьлек студент 20 кешене үтереп, тагын 67сен яралаган. Кызганыч ки, Татарстан да «колумбайн» исемлегендә бар, – дип дәвам итте Валерий Горшунов.
Мәсәлән, Казанда яшәүче егет үз мәктәбендә массакүләм үтереш планлаштырган. Монысы максатына ирешә алмаган, ә шул ук Казанда яшәүче икенче үсмер сыйныфташларын тоткынлыкка алган. Узган ел көзен Түбән Камада кулга алынган ике егетнең берсе Керчь атучысын хуплаган һәм үз мәктәбендә атыш оештыру планлаштырган. Өендә хәтта корал табылган.
Сәбәбе нидә?
«Колумбайн»ның беренче сәбәбе – кешеләрне яратмау, аларга нәфрәт белән карау. Бу балаларны мәктәптә, коллективта балалар гына түгел, укытучылар да кимсеткәннәр. Өстәвенә зур өлешен АУЕ да («Тоткыннар-караклар берлеге») кертә. Төркемгә берләшкән үсмерләр еш кына үзләренә ошамаганнарны яки бандага керерергә теләмәгәннәрне җәберлиләр. АУЕ бигрәк тә Урал якларында киң таралган. Күрше Яр Чаллыда гына да 32 җинаять эше ачылганы билгеле.
Безнең өчен бер дә мөһим булмаган әйбер дә, үсмерне депрессиягә китерергә мөмкин. Ә аны хәтта үз әти-әнисе шәхес буларак кабул итмәсә, ул ничек кешеләрне яратсын, ди? Үсмер үзен япа-ялгыз хис итә, компьютер артында озак утыра, виртуаль дөнья белән яши башлый. Менә бу вакытта «колумбайн» идеясен алга хуплаучы сайтлар «ярдәмгә» килә дә инде. Анда кешеләрне үтерү ысуллары, күпләп фото һәм видеоматериаллар урнаштырыла. Һәр гаделсезлектән котылуга бер генә юл – үзеңне җәберләгән кешеләрне юк итү юлы дип күрсәтелә.
Алдан күреп була
Валерий Горшунов әйтүенчә, тора-бара «колумбайн» күренештән субкультурага әйләнгән. Ул социаль челтәрләрдә таралган, хәтта үз гимны да бар. Монда үсмерләрне «аңлыйлар», кабул итәләр, киңәш бирәләр, өйрәтәләр. Әти-әни үз эшләре белән мәшгуль. Ял көннәрендә, каникул вакытында үсмерләрнең гаиләләре белән паркларда йөргәннәрен күргәнегез бармы? Кайберәүләр, еллар буе мәктәпкә җыелышларга да йөрмиләр. Шунысы да бар, атыш оештыручылар арасында начар гына түгел, яхшы гаиләләрдән дә бар.
Баланың күңелендә ни булганын социаль челтәрләр битендә күреп була. Фотоларга игътибар итегез әле: утлы корал, шартлаткыч, үтерү күренеше сурәтләре юкмы? «Кешеләрне күралмыйм», «Барысын үтерергә кирәк» һәм башка шундый язулар күренмиме? Ул язылган төркемнәргә керегез. Әгәр дә шикләнсәгез, бу хакта әйтергә ашыкмагыз, юкса балагыз битен «ябачак». Психолог белән киңәшләшегез, мәктәпкә барып, укытучылардан тәртибе турында белешегез, гаилә белән ешрак җыелышыгыз, игътибарын компьютердан башка нәрсәләргә юнәлтеп, улыгыз яки кызыгыз белән уртак тел табарга тырышыгыз.
Бу мәкаләне укыгач, «Балалар азды, нәрсә җитми аларга?!» диючеләр дә булыр. Әти-әниләребез үсмер чакта бакчада эшлиләр, походларга йөриләр, эшлекле «шимбә»ләрдә катнашалар иде. Малайлар әти тәрбиясе алып, кызлар кул эшләренә, пешерергә өйрәнеп үстеләр. Ике буын арасында тыгыз элемтә булды. Ә бүген?.. Уйлап карасак, кем гаепле: замана әти-әниләреме, әллә балалармы?
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА
Фото pixabay.com сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев