РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бөртеклеләрне җыюга иң беренчеләрдән булып кершкән Әлки районы басуларында булды. Дәүләт Думасында азык-төлек куркынычсызлыгы сораулары өчен җаваплы депутат кукуруз кырларында эш барышына аеруча игътибар күрсәтте һәм күргәннәрдән канәгать калды:
- Карагыз, бөртекләре ничек яхшы формалашкан, бер бушы да юк,...
РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бөртеклеләрне җыюга иң беренчеләрдән булып кершкән Әлки районы басуларында булды. Дәүләт Думасында азык-төлек куркынычсызлыгы сораулары өчен җаваплы депутат кукуруз кырларында эш барышына аеруча игътибар күрсәтте һәм күргәннәрдән канәгать калды:
- Карагыз, бөртекләре ничек яхшы формалашкан, бер бушы да юк, - дип, Айрат Нәҗипович «Пионер» сортлы кукуруз чәкәнен чистартты һәм журналистларга күрсәтте. - Чәкәннәр әле тагын да үсәчәк, тулачак, һәм якынча 1 октябрьдән 20сенә кадәр кукурузны җыярга һәм элеваторга озатырга кирәк.
Чагыштырмача зур булмаган биеклектәге «Пионер» сортлы бер килограммлы кукуруз массасында якынча 33% бөртек бар.
- Кукуруз - югары маржиналь интенсив культура, - диа аңлатты Айрат Хәйруллин. - Бездә кукуруз никадәр биегрәк үссә, шуның кадәр яхшырак, дип санарга күнеккәннәр. Бу алай түгел: яхшы артым яисә яхшы савым алу өчен, кукурузның бөртек өлеше зуррак булуы таләп ителә. Бөртекле кукурузның - «кепкасы белән бер метр» дигән кушаматы да бар. Ул биек булмый - 1,80 метр тирәсе, ләкин шул ук вакытта яхшы сыйфатлы чәкән формалаша. Әйтик, Әлки районында бөртеккә дигән кукурузны гектарыннан 6-8 тонна дәрәҗәсендә үстерәләр.
Кукуруз чәчүнең киңәш ителгән вакыты - 1 майдан 5 майга кадәр. Әлеге культура үзенә туры килә торган технологияләрне саклауны һәм тиешле дәрәҗәдә карап үстерүне таләп итә.
- Мин Татарстан аграрийларының бөртекле кукуруз үстерергә өйрәнүләрен телим, һәркемнең хуҗалыгында әлеге югары рентабельле культура 150-200 гектарда үссен иде, чөнки кукурузның киләчәге бар, - дип саный Айрат Хәйруллин. - Никита Хрущевны хакимияттән читләштергәннән соң, ул үзенең мемуарларында кешеләргә кукуруз ашатырга уйламадым, бары тик белән ач илне ит һәм сөт белән туйдырырга теләдем, дип яза. Хрущев шуны аңлый: терлекләргә печән һәм ашлык кына биреп булмый. Бары тик кукуруз кебек югары маржиналь интенсив культура гына терлекләрне һәм халыкны терлекчелек продукциясе белән туендыра ала. Татарстан - бөртекле кукуруз үстерү өчен бик уңай төбәк. Кукуруздан башка без сөтчелек терлекчелеген азык белән тәэмин итә алмыйбыз, дуңгызчылык комплекслары да, кошчылык фабрикалары да аңардан башка үсә алмый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев